+7 (3522) 45-16-11

admin@pedgorizont.ru

Наша лицензия на осуществление образовательной деятельности: № 909 от 13.08.2014 г., 45Л01 № 0000092

Публикации

Үлмәс җыр" (Фатих Кәрим иҗатыга багышлана)

Автор: Рахматуллина Зиля Маратовна

Фатих Кәрим – татар шигъриятенең сәнгатьчә үсешен яңа, югары дәрәҗәгә күтәреп, гражданлык каһарманлыгы һәм шигъри батырлык күрсәтеп милләтебезнең һәм аның сүз сәнгатенең йөз аклыгы булырлык мирас калдырып һәлак булган шагыйрь. Ул дөньяда тик 36 ел гына яшәде. Шуның дүрт елы төрмәдә, дүрт елы сугышта үткәнен искә алсаң, аның гомере нинди кыска булганлыгын күрәсең.Аның һәлак булганына 70 ел тулды, әмма исеме телләрдән төшми, еллар үткән саен күңелләргә якыная бара. Бишбүләк районында  Фатих Кәрим премиясе билгеләнгән, шулай аның туган авылындагы мәктәп Фатих Кәрим исемен йөртә, Ает авылында төп урам да аның исеме белән аталган. Үз авыл халкы Фатих Кәрим турында бик горурланып сөйли.

Фатих Кәрим иҗатын өйрәнү вакытында миңа укытучым белән Биҗбүләк районы Ает авылын, аның туган йортын, туган авылын, музеен күрергә насыйп булды.Авыл халкы белән күрешү һәм аралашу да минем өчен зур сөенеч булды.